Муниципаль район Башлыгының мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлавы!

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

25 МАРТ - Мәдәният хезмәткәрләре көне

27 март - Халыкара театр көне

Хөрмәтле Кама Тамагы муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Мәдәният өлкәсен үстерү буыннар һәм халыклар арасында ышанычлы элемтәне, шәхеснең рухи яктан формалашуын һәм аның әхлакый нигезләрен, үз районыңа, илебезгә һәм халыкка мәхәббәт нигезендә яшь буынны тәрбияләү эшендә дәвамчанлыкны тәэмин итә.

Мәдәният хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтегез, мәдәни мирасны саклауга өлеш кертүегез һәм кешеләргә бәйрәм бүләк итә белүегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең даими иҗади эзләнүегез алга таба да районыбызның иң яхшы мәдәни традицияләрен саклауга һәм арттыруга һәм сәнгатьнең барлык төрләрен үстерүгә юнәлдерелгән булыр дип ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек, илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа казанышлар һәм иң кыю планнарыгызны һәм теләкләрегезне тормышка ашыруыгызны телим!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы               Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International