2019 елның 25 мартында Татарстан Республикасы буенча кар, юеш кар һәм яңгыр, иртән һәм көндез урыны белән көчле явым-төшемнәр көтелә.
Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан һәм бозлавык, иртән һәм көндез урыны белән буран. Җил төнлә көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр, көчәйгәндә 14 метрга кадәр; көндез төньяк-көнбатыштан 8-13 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-5;
көндез максималь һава температурасы 0..+5.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Фаразланган метеорологик күренешләр (томан, бозлавык, кар, юеш кар һәм яңгыр кебек көчле явым-төшемнәр, күрем начарлану белән буран, 18 м/с кадәр көчле җил, бозлавык, кар көртләре), шулай ук федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү аркасында юл-транспорт һәлакәтләре һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы арта.