Бадминтон триумфы!

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Узган ялларда безнең спортчылар берьюлы өч алтын медаль алып кайттылар!

Мифтахов Динар һәм Никаншина Светлана парабадминтон буенча Ульяновск өлкәсенең Ачык чемпионатында чемпион булдылар.

Шулай ук 23-24 март көннәрендә Казан шәһәрендә бадминтон буенча «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышлары булып узды, анда Кама Тамагы районы спорт мәктәбенең 7 яшь укучысы катнашты. Галиуллин Данияр (тренеры Ильин Альберт Петрович) өч разрядта да призер була алды. Ялгыз разрядта - 3 урын, парлы катнаш разрядта - 2 урын, Балык Бистәсе спортчысы белән Галиуллин Данияр беренче булдылар.

Шулай ук Төхвәтуллин Шамил һәм Галиуллин Эмиль яхшы чыгыш ясадылар.

Бадминтончыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International