Язгы каникулларда су объектларында куркынычсызлык

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елның язгы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итүне оештыру турындагы чараларны гамәлгә ашыру кысаларында «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы  белән эш алып барыла.

2019 елның 22 мартында 18 сәгатьтә Рудник урта мәктәбендә «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев ата-аналар һәм укытучылар белән очрашты.

Очрашу барышында ГИМС хезмәткәре катнашучыларны ГИМС эшчәнлеге, республиканың су объектларында һәм район территориясендә оператив хәлләр, үткәрелә торган чаралар, язгы ташу чорында кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 50 кеше катнашты.

Очрашуның максаты кешеләрне бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре катнашучыларга көндәлек тормышта иминлек теләде.

«ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н. Н. Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International