Мәдәният хезмәткәре көнендә Кама Тамагы муниципаль район Советының Мактау грамотасы һәм район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләү

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 25 мартында, мәдәният хезмәткәре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен Кама Тамагы муниципаль районы Советының Мактау грамоталарын һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен һәм һөнәри бәйрәм - мәдәният хезмәткәре көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Ибатуллина Нәсимә Сәлах кызы, «Кама Тамагы муниципаль районы халкына мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе директоры;

- Егорова Елена Александровна - 1нче номерлы филиал мөдире (шәһәр тибындагы поселокның мәдәният йорты) «Кама Тамагы муниципаль районы халкына мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе;

-Сабирова Рәсимә Солтановна, Кама Тамагы муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет учреждениесенең Кече Салтык авыл китапханәсе әйдәп баручы китапханәчесе.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

- Ибраһимова Гөлназ Рәшид кызы, «Кама Тамагы муниципаль районы халкына мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең методик бүлеге мөдире;

-Кәримуллин Илсур Хәлил улы, «Кама Тамагы муниципаль районы халкына мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге»  муниципаль бюджет учреждениесенең 6 нчы филиалы (Олы Кариле авыл мәдәният йорты) мөдире;

- Җиһаншина Фәйрүзә Әнвәр кызы, «Кама Тамагы муниципаль районы халкына мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең 23 нче филиалы (Кече Салтык авыл мәдәният йорты) мөдире;

-Баева Ләйсән Линар кызы, Кама Тамагы муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханә» район балалар китапханәсе методисты;

-Идиятова Рәсимә Рәис кызы, Кама Тамагы муниципаль районының «Туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет учреждениесе директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International