“Саесканнар” халык бәйрәме

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Дини-әхлакый тәрбия бирү кысаларында Красновидово авыл китапханәсе М. Горький  музее белән берлектә 1-7 нче сыйныф укучылары өчен “Саесканнар” халык бәйрәме үткәрделәр. Әлеге бәйрәмнең максаты - халык гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту һәм кошларга-безнең канатлы дусларыбызга игътибар җәлеп итү. Бәйрәм вакытында балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар. Безнең якларда яшәүче кайбер кошларның тавышын танып белергә өйрәнделәр, безнең тормышта кошларның әһәмиятен билгеләделәр. Бәйрәм ахырында бердәм рәвештә «ручеек» уенын уйнадылар - бу кар эрүне, яз килүен символлаштырган борынгы уен. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

Мәкалә һәм фото авторы Оленина Ольга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International