25 апрель - Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 26 марты, сишәмбе

2019 елның 25 апрелендә Кама Тамагы штп һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Тәмте авылында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Гражданнарга хокукый мәсьәләләр буенча консультация бирү максатыннан Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән, аерым алганда, мобиль мәгълүмат-консультация төркеме формалаштырылды:

Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Конституция суды Аппараты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы Аппараты.

Шулай ук Татарстан Республикасы гражданнарын хокукый агарту планын гамәлгә ашыру кысаларында, әлеге торак пунктларның 2 гомуми белем бирү оешмасында (мәктәпләрендә) укучылар белән «Коррупциягә каршы тәртип стандартын формалаштыру» темасына дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Консультацияләр үткәрү вакыты һәм урыны турында мәгълүмат өстәмә рәвештә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International