Осинник авыл китапханәсендә «Һәрвакыт китаплар булсын!» дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы ачылды. «Китап-юбилярлар» күргәзмәсе карагач, Редьярд Киплингның «Маугли» китабы буенча «Уйлап тап» викторинасы үткәрелде. Викторинада 3 сыйныф укучысы Майя Малахова җиңүче дип табылды. Чара яраткан китапларын уку белән тәмамланды. Яшь рәссамнар өчен “Туган як кошлары” рәсем конкурсы игълан ителде. Китап атналыгы дәвам итә!