Район прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, хезмәткәрләр алдында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнгән

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Кама Тамагы районы прокуратурасы "Камская" Агрофирмасы  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлегендә хезмәт законнары таләпләрен үтәүне тикшерде. Үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, күрсәтелгән җәмгыятьнең Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 136 статьясы таләпләрен бозып, 2019 елның гыйнвары өчен хезмәткәрләргә хезмәт хакы буенча 1726 000 сум күләмендә бурычы бар иде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятие директоры Сибгатов Илһам адресына хезмәт законнары таләпләрен бозуларны бетерү турында күрсәтмә кертелде. Хәзерге вакытта прокурор йогынтысы акты каралды һәм канәгатьләндерелде, җәмгыять хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы буенча бурычлар тулы күләмдә түләнгән.

Кама Тамагы районы прокуроры ярдәмчесе Г. В. Шакурова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International