Кече Салтык авыл китапханәсе «Әкият әйлән-бәйләне» дип исемләнгән балалар китабы бәйрәме үткәрде. Чарада катнашучылар “Әкиятне уйлап тап” викторинасында катнаштылар әкиятләрне белү буенча тикшерү уңышлы узды. «Бер, ике, өч, дүрт, биш мин эзләргә барам!» дип исемләнгән уен оештырдылар. Алып баручы балаларга «Әкият иленә сәяхәт» дигән китап күргәзмәсенә игътибар итәргә тәкъдим итте, табышмаклар әйтте, ә җавабын күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар арасында табарга кирәк иде. Чара ахырында балалар күргәзмәдәге үзләренә ошаган китапларны өйләренә алдылар.
Мәкалә һәм фото авторы Сабирова Рәсимә