"Созвездие-Йолдызлык-2019" зона этабы Олы Кайбычта узды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен уздырыла торган XIX "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы 2019 елда 26-27 март көннәрендә Кайбыч муниципаль районында узды. Фестивальдә Кама Тамагы, Кайбыч, Буа, Тәтеш, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле районнарыннан яшь талантлар катнашты.

Гадәттәгечә, жюри вокал, хореография, конферансье, видеоклип, төрле яшьтәге иң яхшы музыка һәм текст номинацияләре буенча бәя бирде.

Фестивальнең зона этабына Әхмәтҗанова Алия 2 нче кечкенәләр төркеме  «Вокал-соло» номинациясендә узды (җитәкчесе Мухамадеева Зөлфия Марат кызы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International