Кама Тамагы һәм Затон урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп отрядлары катнашында «Березка-2019» («Каенкай-2019») язгы профильле сменасы узды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

23-26 март көннәрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагере базасында «Каенкай-2019» язгы профильле сменасы узды. Сменада Кама Тамагы һәм Затон урта гомуми белем бирү мәктәбеннән  «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп отрядлары әгъзалары катнашты. Сменаны оештыруда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ белгечләре һәм хезмәткәрләре, психологлар, ял чараларын оештыручылар катнашты. Балаларга барысы да бик ошады, хәзер алар җәйге смена көтә. Укучылар өчен квест үтү һәм психолог белән эшләү иң якты һәм истә калырлык вакыйга булды. Кама Тамагы урта мәктәбеннән Ксения Соловьевага «Каенкай-2019 " Республика язгы сменасында актив катнашкан өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Панчева Татьяна Николаевна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International