Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе, Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрне көчләп тагып, өченче яшьтәге гражданнарны алдау очраклары ешаюга игътибар итә.
Пенсионерларны, өстәмә акча түләп пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза язарга тәкъдим итеп, юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар ялгыштыра.
Игътибар итегез, әлеге хезмәт пенсия фонды органнарында бушлай бирелә. Моннан тыш сез пенсия күләмен һәм башка түләүләрне Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинетында онлайн рәвештә тикшерә аласыз.
Шикле очракларда да ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә (843) 27-9-27-27.
Пенсия фонды җитәкчесе И. И. Гыйльметдинов