Китапларга-икенче тормыш

2019 елның 29 марты, җомга

Осинник авыл китапханәсе "Китап хастаханәсе" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Китап хастаханәсенең баш табибы – китапханә методисты җитәкчелегендә яшь табиблары дәвалауга мохтаҗ булган китапларны сайлап алдылар. Табиб-хирурглар, реаниматологлар һәм косметологлар кирәкле бөтенесен дә билгеләгәч, эшкә керешкәннәр. Ике табиб бригадасының  эше нәтиҗәсендә 20 китап киштәсенә ремонт ясалды һәм кире урыннарына кайтарылды. Иң яхшы табиблар сертификатлар алдылар.

Мәкалә һәм фото авторы Караков Любовь

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International