2019 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр республикада санитар-экологик икеайлык узачак

2019 елның 29 марты, җомга

Санитар-экологик икеайлык кысаларында эшләү турында 2019 елның 27 мартында Апас районы Башкарма комитетында зона киңәшмәсе кысаларында фикер алыштылар. Чарада ТР экология министры урынбасары - әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, ТР Экология министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе башлыгы Николай Васин, Апас, Буа Тәтеш, Кама Тамагы, Чүпрәле һәм Кайбыч районнары вәкилләре катнашты. Алар тарафыннан район территориясен санитар чистарту буенча чаралар планы расланды.

Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык республикада 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Бу-республиканың табигать саклау ведомстволары эшенең көчәйтелгән режимы вакыты.

Кар эрегәндә урамнарны, паркларны, скверларны, йорт яны һәм юл буйларын, су янында ял итү урыннарын, җитештерү мәйданчыкларын, бакчачылык җәмгыятьләрен чүп-чардан чистарту, шулай ук санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча зур эш башкарылачак.

Районның барлык учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләрен, халкын, бакчачылык участоклары хуҗаларын санитар-экологик икеайлык үткәрүгә җаваплы карарга һәм җирлек территориясен тиешле хәлгә китерергә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International