Кече Салтык авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Алда юллар - кайсын сайларга" исемле яшүсмерләр белән түгәрәк өстәл уздырдылар . Чарада булачак һөнәрне сайлаганда ниләргә ихтибар итәргә кирәклеген аңлаштылар. Китапханәче үз һөнәре турында сөйләде, шулай ук балаларны "резюме", "әңгәмә", "белгеч" төшенчәләре белән таныштырды. Балалар нинди һөнәр сайларга теләүләрен сөйләделәр һәм бу белгечкә ия булырга тиешле сыйфатларны атар иделәр.
Мәкалә һәм фото авторы Сабирова Рәсимә