2019 елның 30 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле бозлавык, көндез һәм кич белән көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-20 м/с һәм буран көтелә.
Татарстан Республикасы Буенча:
Болытлы, төнлә һәм иртән аязучан.
Кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән яңгыр.
Көндез урыны белән буран.
Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә 6-11 м/с; көндез 8-13 м, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-6º,
көндез максималь һава температурасы -1..+4 º
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.