«Белем ачкычы» квест-уен

2019 елның 29 марты, җомга

29 март көнне Тәмте авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Белем ачкычы» дигән квест-уен үткәрелде. Балаларны алып баручылар Пират, Убырлы карчык һәм Царевна Несмеяна каршы алды, алар командаларны станцияләр  буенча җибәрде һәм квест барышында ориентлашырга ярдәм иттеләр. Квест башланыр алдыннан һәр команда маршрут ясалган битләр һәм биремле конвертлар алды. Һәр команда «Пират утравы», «Терем Несмеяны», “Убырлы карчык ое” станцияләрендә булдылар. Квестның маршруты китап юбилярларының (П. П. Ершовның «Конек-Горбунок», А.С.Пушкинның  “Алтын әтәч әкияте”, Н.Н. Носовның  "Незнайка маҗаралары”) сюжеты һәм геройлары белән бәйле иде. Уен барлык командалар өчен бер үк вакытта  һәм бер сәгатькә якын барды. Командаларда төрле яшьтәге уенчылар җыелган һәм барысы өчен дә хәлдән килгәнчә биремнәр табылган. Уенның соңгы этабында балалар шифр алдылар, анда пират сондыгында ачкыч урнашкан. Менә шунда катнашучыларга йөгерергә туры килде, чөнки  тартмада  20 данәгә якын ачкычлар бар иде. Тартма беренче катта , ә сондык икенче катта иде. Биредә интеллектуаль әзерлек генә түгел , физик әзерлек тә кирәк булды. Сондык ачылды, балалар анда югалган «хәзинәләр» һәм тәм-томнар таптылар.

Мәкалә һәм фото авторы Авксентьева Ольга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International