2019 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.
Киңәшмәне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов ачып җибәрде һәм ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына нәтиҗә ясады. Кама Тамагы районын тәкъдим иттеләр һәм җиңүчеләр булдылар:
- 4 урын - «Южная околица» территориаль иҗтимагый үзидарәсе, Кама Тамагы штп - 298 мең сум.;
- 4 урын - Кирельский авыл җирлеге «Мордва Каратай авылы» ТИҮ - 298 мең сум.;
- 5 урын - Осинники авыл җирлегенең «Осинники поселогы» ТИҮ - 160 мең сум.
Аннары торак пунктларны санитар-экологик чистарту буенча икеайлык үткәрүгә әзерлек турында чыгыш ясадылар:
Җаббаров Әмир Әнвәр улы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының II разрядлы өлкән белгече;
Заһидуллин Ринат Марат улы – Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Җаббаров Әмир Әнвәр улы шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нормалаштыру нигезләре турында сөйләде.
Муниципаль район торак пунктларында электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системасын булдыру турында үзенең чыгышында «Буа электр челтәрләре «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы директоры урынбасары Идиятов Данис Фарит улы сөйләде.
Гыйльметдинов Илмир Илдус улы - Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия Фонды идарәсе җитәкчесе берничә мәсьәлә буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады:
- Россия Пенсия фондына хисап тапшыру һәм штраф түләү турында;
- Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының сайлау комиссияләре әгъзалары өчен белем бирү семинарлары үткәрү турында;
- 7 апрельдә район пенсионерлары өчен республика ярышларында катнашу өчен команда формалаштырып сайлап алу спартакиадасын оештыру буенча (бу мәсьәлә Район Башлыгына аерым контрольгә алынды).
Кама Тамагы муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булып узды, анда Иванов Александр Николаевич – үзәкләштерелгән саклау пункты башлыгы (Росгвардия) катнашты.
Киңәшмәнең беренче өлеше гражданнарның үзмәшгульлеге мәсьәләләре буенча видеороликлар күрсәтү белән тәмамланды.
Киңәшмәнең икенче өлешендә шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән чыгыш ясадылар:
Ногманова Марина Александр кызы - Кама Тамагы муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе, җирлекләрдә 2018 елгы үзара салым акчаларын җыю барышы турында мәгълүмат белән;
Головин Сергей Валерьевич - Кама Тамагы муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе, район шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясендә су башнясы, скважиналар рәсмиләштерү итү турында.
Киңәшмә ахырында электрон документлар әйләнеше системасы буенча кергән контроль хатларны вакытында үтәү мәсьәләсе булды.