Келәнче авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Наркотикларсыз тормыш» дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырдылар. Әлеге чарага “Наркомания - ул афәт” дигән күргәзмә-фикер төзелгән иде, анда халыкның сәламәтлегенә глобаль куркыныч янау буларак наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, журналлардан язмалар тәкъдим ителде. Укучылар яшь кешеләр арасында наркотик матдәләр куллануның төп сәбәпләре белән таныштылар, танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үзеңне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр. Чара ахырында балалар сәламәтлекләре, беренче чиратта, үз-үзләренә бәйле дигән нәтиҗәгә килделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга карар кылдылар.
Мәкалә һәм фото авторы Әхмәтҗанова Алсинә