Терроризмга каршы комиссия утырышы

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

2019 елның 1 апрелендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында «Кама Тамагы муниципаль районы муниципаль берәмлекләре территориясендә террорлык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында» террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.

Утырышны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы, террорчылыкка каршы комиссия рәисе Вазыйхов Наил Альберт улы ачты.

«Полиция тарафыннан мәҗбүри рәвештә сакланырга тиешле кешеләр һәм объектлар (территорияләр) күпләп булу урыннарының террорга каршы яклануына карата таләпләрне, мондый урыннар һәм объектларның (территорияләрнең) иминлегенә паспорт формаларын раслау турында «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 25 мартындагы 272 номерлы Карары таләпләрен үтәү» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мәдәният өлкәсендә объектларның (территорияләрнең) террорга каршы яклануына карата таләпләрне раслау турында» 2017 елның 11 февралендәге 176 номерлы Карары таләпләрен үтәү барышы һәм әлеге объектларның (территорияләрнең) иминлеге паспортының формалары турында» Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының мәдәният бүлеге башлыгы Кузиева Ирина Александровна хисап тотты.

Кама Тамагы штп терроризмга каршы көрәш буенча эшләрнең торышы турында Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Сороковнин Владимир Павлович чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International