Халыкара балалар китабы көне

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Шулай итеп, яшь укучыларны тәрбияләүдә һәм интеллектуаль үстерүдә балалар китабының мөһим роль уйнавы ассызыклана. Шул уңайдан Яңасала авыл китапханәсе «Балалар китабы дөньясына әкияти сәяхәт» дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде. Балалар әкиятләрнең төрле булуын белделәр: әдәби һәм фольклор, көнкүреш һәм хайваннар, кызыклы, яраткан һәм башкалар турында. Әкият-искиткеч укытучы, күңел лекаре, акыллы әңгәмәдәш, ул балаларны игелек һәм мәрхәмәтлеккә өйрәтә. Балалар үзләренең яраткан әкият геройлары белән очраштылар, күңелле уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.

Мәкалә һәм фото авторы Саттарова Илсөяр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International