Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кама Тамагы муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе билгеләнде

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кама Тамагы муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе итеп Гиниятова Энҗе Ирек кызы, Кама Тамагы муниципаль районының «Мәгариф идарәсе» МКУ тәрбия эше буенча методисты билгеләнде.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре турында Нигезләмә нигезендә муниципаль берәмлектә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җәмәгать ярдәмчесенең төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: муниципаль берәмлектә бала хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү торышын җәмәгать контроле, вәкаләтле вәкилнең бу мәсьәләләрдәге эшләр торышы турында үз вакытында хәбәр итүе.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л.Удачина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International