2019 елның 3 апрелендэ Цыплина Мария Федоровнаны 100 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Красновидово авыл җирлеге башлыгы Владимир Павлович Оленин котладылар.
Мария Федоровнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.
Ул 1919 елның 3 апрелендә урта хәлле гаиләдә Рус Бортасы авылында туа. Әтисе колхозда каравылчы булып эшли, әнисе бала тәрбияли, алар гаиләдә сигез була. 3 сыйныфны тәмамлый, бик тырыш була. Кыш көне базарга эремчек, каймак ташыган, җыелган акчага шикәр, ярма, икмәк сатып алган. Колхозда эшләгән. Кышын - складта, бозау караучы, ә җәй көне пешекче булган.
Мария Федоровна үзенең сеңлесе янына Олы Ключи авылына күчеп, киләчәк ире Виктор белән очрашкан. Әмма бәхетләре озакка бармаган. Виктор сугышның беренче елында ук һәлак була, ә ул бала табу вакытында баласын югалта. Василий Иванович Цыплин үз тәкъдим ясаганчы, озак вакытлар әти-әнисе белән яши. Василий Иванович тол калган ике балал ир булган. Мария Федоровна Красновидово авылына ире янына күчеп китә.
Василий Иванович фронтта кулын югалткан. Ул колхозда завсклад булып эшли. Бик игелекле, ярдәмчел, хезмәт сөючән булды, авылдашлары аны әнә шундый итеп хәтердә калдырдылар. 1994 елда Мария Федоровнаның ире дөньядан китә. Күптән түгел Мария Федоровнага Бөек Ватан сугышы ветераны хатыны буларак яңа йорт төзегәннәр. Ул җитәкчелеккә игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерә.
Мария Федоровна ярдәмчел һәм шат күңелле. «Һәр көн Ходайдан көч һәм сәламәтлек сорыйм. Һәм ул мине ташламый», - ди Мария Федоровна. Хәзер аның 4 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Алар аны онытмыйлар, кунакка киләләр. Авыл кешеләре Мария Федоровнаны бик хөрмәт итәләр һәм аның хәлен белеп торалар.