2019 елның 12 һәм 15 апрелендә хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен телефон аша «кайнар линия» эшләячәк

2019 елның 5 апреле, җомга

2019 елның 12 һәм 15 апрелендә хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен телефон аша «кайнар линия» эшләячәк, аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.

"Кайнар линиянең» эше вакыты: 09.00-17.00, 2019 елның 12 һәм 15 апреле.

"Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

2019 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвовның гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итүе узачак. Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., К. Маркс ур., 16 йорт, үзәк подъезд, 3 кат, конференц-зал) узачак.

Гражданнарны алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International