Казан территориясендә атна саен шимбә көннәрендә Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрде.
Бүген, 6 апрельдә, Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы формированиеләре, шэхси хуҗалык вәкилләре, шәһәр халкына кулай бәяләрдән төрле камыр ризыклары, консервланган һәм җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт, йомырка сатып алырга тәкъдим итеп, көндәлек авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сатуда актив катнашалар.