Район туган якны өйрәнү музеена шушы көннәрдә, безнең районның Ишем авылыннан чыккан искиткеч шагыйрь һәм язучы Нурислам Айбулатов сигез китабын бүләк итте.
Нурислам Минһаҗ улы 1942 елның 6 гыйнварында Ишем авылында туа. Алты сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан шәһәрендә укуын дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач, туган авылына кайта, колхозда төрле эшләрдә эшче булып эшли. 1959 елда Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына агроном белгечлеге буенча укырга керә. Техникумны тәмамлаганнан соң, Чиләбе өлкәсенә китә, анда лаеклы ялга чыкканчы агроном булып эшли.
Бүген Нурислам Айбулатов гаиләсе белән Чиләбе өлкәсендә Чеберкул шәһәрендә яши. Аның барлык иҗаты-поэзия һәм прозасы кече Ватанга мәхәббәт белән сугарылган. Авторны аңларга кыен түгел: Кече Ватан -иртә балачактан күңелдә кайнап, соңрак сөенергә, юанырга һәм илһам алырга мәҗбүр итә торган бер нәрсә. Авылдашларын искә алып, бала- чакта уйнап үскән туган нигезләре турында барлык нечкәлекләре белән «Ишим турында истәлекләр» дигән китабында автор яза.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, искиткеч якташыбызның шигырьләре район газетасы битләрендә күп тапкырлар басылып, укучылар күңелендә бик күп җылы сүзләр тапты. Кече Ватаннан еракта булса да, Нурислам Минһаҗ улы үзенең сүзен укучыларга җиткерергә тырыша. Якташыбызга музей экспозициясен бизәп торучы кыйммәтле бүләк -китаплар өчен рәхмәт.
Статья һәм фото авторы Гоар Кетцян