5 апрель көнне Кама Тамагы Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбендә 3 А сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе И. Ф. Антонова) «Мин сәламәтлегемне саклыйм!» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрделәр. Укучылар Бөтендөнья сәламәтлек көне (World Health Day) 1950 елдан башлап ел саен билгеләп үтелүен белделәр. Балалар ребуслар, сәламәтлек турында табышмаклар чиштеләр, танып-белү сорауларына җавап бирделәр, “Сәламәт булсаң – бар да була!” интеллектуаль уенында катнаштылар. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч үтте!
Мәкалә һәм фото авторы Хәйруллин Ләйсән