2019 елның 6 апрелендә Сөйки урта мәктәбе базасында Е. И. Гончаров Кубогына өстәл теннисы буенча традицион турнир узды. Ярышларда Кама Тамагы татар мәктәбе, Рудник, Иске Казиле, Сөйки мәктәпләре һәм Апас һәм Тәтеш районнары командалары катнашты. Барлыгы 70ләп спортчы заявка бирде.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда беренче урында Сөйки, Кама Тамагы муниципаль районы командасы, икенче урында Апас районы командасы, өченче урында Тәтеш районы.
Турнирда катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерәбез!