Районның яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Районның  туган якны өйрәнү музеенда «Мин – Россия гражданины!  Мин Татарстан баласы! дигән тантаналы чара узды. Анда районның яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды. Районның туган якны өйрәнү музее лекторы Миләүшә Мөхәммәтшина кеше шәхесен раслаучы документ барлыкка килү тарихы, паспортның әһәмияте һәм мөһимлеге турында сөйләде. Кама Тамагы полиция бүлегенең миграция пункты начальнигы, полиция майоры Роза Хисамова тантаналы шартларда районның өч яшь гражданнарына паспортлар тапшырды. Ул балаларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Россия Федерациясе гражданнары паспорты алган ике егет һәм бер кызны районның туган якны өйрәнү музее директоры Рәсимә Идиятова һәм «Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе белгече Мария Кириллова да кушылды һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Мәкалә авторы һәм фото Гоар Кетцян

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International