1948 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оеша. Шуңа күрә нәкъ менә бу көнне бөтен дөньяда ел саен Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан Кама Тамагы муниципаль районының Тәмте авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Сәламәтлеккә узышу” дигән танып-белү уен сәгате үткәрделәр. Балаларга Бөтендөнья сәламәтлек көне – бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм күңелле конкурслар һәм эстафета ярдәмендә Сәламәтлек иленә сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр. Алар «Сәламәтлек әлифбасын», дөрес тукланырга өйрәнделәр, «Кичү», «Колонналарда тупны тапшыру» кебек хәрәкәтчән эстафеталарда катнаштылар, анаграммалар чиштеләр. Чара ахырында «Сәламәтлек рәсеме» дигән плакатлар булдыруда катнаштылар.
Мәкалә авторы һәм фото Авксентьева Ольга