Габдулла Тукай-балаларның яраткан шагыйре. Аның «Су анасы», «Шүрәле» һәм башка әсәрләрендә бер буын гына тәрбияләнмәгән. Йоклар алдыннан әниләр һәм әбиләр балаларга аның әкиятләрен сөйлиләр, җырларын җырлыйлар. Салкын кыштан соң без Габдулла Тукайны искә алабыз. Быел аңа 133 яшь тулган булыр иде! Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган «Габдулла Тукай – балаларның яраткан шагыйре” дип аталган музей чарасында Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3» А " сыйныф укучылары катнашты. Шунысы куанычлы, балалар Габдулла Тукайның балалар өчен язылган әсәрләрен яхшы беләләр. Алар Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына дөрес җавап бирделәр. Габдулла Тукай әкиятләре буенча мультипликацион фильмнар карау балаларга бик охшады. Чара туган якны өйрәнү музее заллары буйлап экскурсия белән тәмамланды.