2019 елның 7 апрелендә "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар арасында Сәламәтлек көненә багышланган "Өченче яшь" район спартакиадасы узды.
Әлеге чарада районның барлык авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә актив катнашты.
Катнашучылар Спартакиаданың барлык төрләрендә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: дартс, йөзү, өстәл теннисы, пневматик вентовкадан ату, катнаш эстафета.
Әлеге Спартакиаданың барлык катнашучыларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдерәбез.