5 апрель көнне Югары Ослан районында Кама Тамагы, Кайбыч һәм Югары Ослан районнары өчен «Без бергә» халык иҗаты фестиваленең зона этабы булып узды. Фестиваль 2 конкурс буенча узды: халык иҗаты балалар фестиваль конкурсы - «Без бергэ» һәм декоратив – гамәли эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсе. Безнең район фестиваль-конкурсында халык вокал (соло), сәнгатьле уку, инструменталь ансамбль, хореография, иҗади гаилә һәм иҗат канатлары номинацияләре буенча концерт номерлары тәкъдим итте. Зона этапларына нәтиҗәләр апрель ахырында ясалачак.