Бүген, 2019 елның 10 апрелендә Мингалиева Мөнирә Галәв кызын 90 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сороковнина Елена Владимировна һәм Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Ибатов Хәлим Хәмидулла улы котладылар.
Мөнирә Галәв кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан котлаулар тапшырылды.
Мингалиева Мөнирә Галәв кызы 1929 елның 10 апрелендә Чаллы авылында туа. Гаиләләрендә 9 бала була. Ачлык та, салкын да кичергән, төрле катлаулы эшләрдә дә эшләргә туры килгән. Мөнирә Галәв кызына сугыш башланганда 16 яшь була. Өч абыйсы фронтка китә. Мөнирә апа да тыл хезмәтчәннәре кебек, көн-төн эшли. Юдино урманнарында да эшләргә туры килә. 1949 елда Мөнирә апа 1948 елда сугыштан кайткан Нургали абыйга кияүгә чыга. Бер йортта өч гаилә яшәгән, аннары алар ялгызы торган хатын-кыз йортына күчәләр. Гаиләдә 6 бала: 3 малай һәм 3 кыз туган. Ире белән 53 ел гомер итәләр. Хәзерге вакытта Олы Салтык авылында кызы һәм кияве янында яши. Олы яшьтә булуга карамастан Мөнирә Галәв кызы газета-китаплар укый. Үзенең яшьлегендә ул бик тәмле ашарга, пироглар пешерергә яраткан. Туй тантаналарын, юбилейлар үткәргән вакытта аңардан пироглар, тортлар һәм төрле тәм-томнар пешерүне сораганнар. Спорт тапшыруларын, бигрәк тә хоккейны бик ярата.
Мөнирә Галәв кызының 6 баласы, 13 оныгы, 9 оныкчыгы һәм 1 оныкчыгы бар. Тыл хезмәтчәне буларак, Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган юбилей даталарына бүләкләре бар.