2019 елның 12 һәм15 апрельдә 09.00 – 17.00 сәгатьтә Хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия» эшләячәк, аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирәчәкләр.
"Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.