“Мәхәббәт көче могҗиза тудырырга ярдәм итә” Бөтенроссия акциясе кысаларында Россия дрессировщигы, клоун, «Мәчеләр театры» җитәкчесе Ю. Д. Куклачевның тууына 70 ел тулуга һәм Россия Федерациясендә Театр елы уңаеннан Тенеш поселок китапханәсе «Балаларга мөһим һәм кирәкле турында» проекты волонтерлары Алина Мингалиева белән берлектә виртуаль сәяхәт оештырдылар. Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары катнашында «Елмаю» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен «Казан турында әкият» – экспромт сценкасы куелды.