Затон поселогы китапханәсе кадет интернат-мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен " Китаплар дөньясы» дип исемләнгән библиокруиз үткәрде. Балалар китап һәм китапханә барлыкка килү тарихына мавыктыргыч экскурсия ясадылар, китапханәгә язылу кагыйдәләре турында белделәр, аның структурасы белән таныштылар, кирәкле китапны ничек табарга һәм аның белән ничек дөрес кулланырга икәнен белделәр. Китап, журнал фондының байлыклары белән таныштылар һәм китапханә чараларына чакыру алдылар.