Татар токымлы атлар сатып алуга һәм аларны карап тотуга субсидия алырга була

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясаганда хәбәр иттеләр. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ белгечләре, кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Нәҗип Хаҗипов үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. Сөт җитештерү-авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шактый финанс чыганагы һәм бу мәсьәлә Министрлык тарафыннан даими контрольдә тотыла.

Авыл хуҗалыгы оешмалары агымдагы елның гыйнвар аенда 317 мең тоннадан артык сөт (узган елга карата 103%) һәм 98,7 мең тонна ит (2018 елга карата 102%) җитештергән. Сөт җитештерү буенча Әлмәт, Балтач, Буа, Түбән Кама, Кукмара һәм Тукай районнары алда бара.

Республикада эре мөгезле терлек саны 727,8 мең баштан артык тәшкил итә, шул исәптән сыерлар - 241,9 мең баш һәм дуңгыз - 446,6 мең баш. Бозаулар үрчеме 83,6 мең баштан артык тәшкил итә. Мамадыш, Әлки, Балтач, Буа, Алексеевск, Кукмара һәм Чистай районнары эре мөгезле терлекнең баш санын арттыру буенча алда бара.

Министр урынбасары шулай ук тарихи татар токымлы атларны торгызу кирәклегенә дә игътибар итте. Бу максатлар өчен республикада аларны сатып алу һәм карап тоту өчен субсидияләр каралган. Тарихи татар токымын торгызу өчен атларның баш санын алуга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга бирелә торган субсидия күләме 60% тәшкил итә, ә ана баш санын тотуга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга - татар токымлы 1 баш атка 20 мең сум. Субсидия ел саен татар токымлы атларның баш санын саклап калганда бирелә. Субсидия бирү шарты булып, шулай ук алучыларның һәр баш атка нәселле таныклыклар яки паспортлар булуы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International