Министрлык грантлар алуга яшь фермерлардан гаризалар кабул итә башлады

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет.

Документлар һәм гаризалар 2019 елның 10 апреленнән 13 маена кадәр эш көннәрдә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.

http://agro.tatarstan.ru/rus/konkurs-2019-3483837.htm

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International