Хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында гражданнарның хокукларын яклау буенча телефон «кайнар линиясе»

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

2019 елның 29 апрелендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак.

Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк.

"Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International