Тикшерү нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләр алдында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнгән

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Кама Тамагы районы прокуратурасы "Нармонка" агрофирмасы  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлегендә хезмәт законнары таләпләрен үтәүне тикшерде. Үткәрелгән тикшерүләр күрсәткәнчә, күрсәтелгән җәмгыятьнең Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 136 статьясы таләпләрен бозып, 2018 елның декабре өчен 154 хезмәткәр алдында 1 000 000 сум күләмендә хезмәт хакы буенча бурычы бар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятие директорына карата хезмәт законнары таләпләрен бозуларны бетерү турында күрсәтмә кертелде. Хәзерге вакытта прокурор йогынтысы акты каралды һәм канәгатьләндерелде, җәмгыять хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы буенча бурычлар тулы күләмдә түләнгән.

Кама Тамагы районы прокуратурасы «Куйбышев Затон коммуналь челтәрләре» ачык акционерлык җәмгыяте һәм «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ачык акционерлык җәмгыяте эшчәнлегендә хезмәт законнары таләпләрен үтәүне тикшерде.Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятие директоры урынбасары  карата административ хокук бозулар турында эш кузгатылды һәм күрсәтмәләр кертелде. Хәзерге вакытта прокурор актлары каралды һәм канәгатьләндерелде, хезмәт хакы буенча бурычлар тулысынча түләнгән. РФ КоАП 5.27 статьясының 6 өлеше буенча кузгатылган вазифаи затка карата эшләр карап тикшерү стадиясендә.

Кама Тамагы районы прокуроры ярдәмчесе Г. В. Шакурова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International