Интерактив күргәзмә-календарь "Һәр көн бәйрәм"

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Кече Салтык авыл китапханәсендә "Һәр көн бәйрәм" дип исемләнгән интерактив күргәзмә - календарь оештырылды. Бөтен планетада төрле Халыкара экологик бәйрәмнәр билгеләп үтелә икән. Планетаның нинди экологик бәйрәм булуын белү өчен табышмакларга җавап бирергә кирәк. Укучылар 20гынвар - Бөтендөнья кар көне, ә 15 апрель - Экологик белемнәр көне икәнлеген белделәр. Кошлар, су һәм таулар, хәтта умырзаялар янында махсус бәйрәм көннәре бар. Ә бүген экологик бәйрәм нинди? Китапханәгә килегез - тиздән белерсез!

Мәкалә һәм фото авторы Сабиров Рәсимә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International