95 яшьлек юбилей – Ахметзянова Фатыйма Зыятдин кызы

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 18 апрелендә Ахметзянова Фатыйма Зыятдин кызыны 95 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина котладылар.

Фатыйма Зыятдин кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан котлаулар тапшырылды.

Фатыйма Зыятдин кызы 1924 елның 18 апрелендә Кече Бортас авылында туган. Авыл мәктәбендә 5 ел укыган. 1 ел күрше Яна Сала урта мәктәбендә белем алган. 1942 елның 28 ноябрьендә Казанга китә, 3 ай окоп казыган, 4 ел хәрби заводта патроннар эшләгән . “Без эшләгән патроннарга “543 завод” дип  язылып чыга иде”-ди Фатыйма әби. Заводта өзлексез 12-шәр сәгать эшләгәннәр. 1946 елда кире авылга әйләнеп кайта. Авылда апасы авыру сәбәпле аны  карарга кирәк була. Канаш, Юдино, Табай урманнарында урман  кисүдә катнаша. Обсерватория дигән  тукталышта вагоннарга утын төяргә дә туры килгән. Аннан соң колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Фатыйма әби 1948 елда авыл егете Ахметзянов Заһрига тормышка чыга. Алар тату гаиләдә 5  бала тәрбияләп үстерәләр. Фатыйма әби 1974 елда лаеклы ялга чыга. Аның сугыш ветераны медале, хезмәт ветераны медале һәм сугыш вакытында хезмәте өчен медалләре бар.

Фатыйма әби бүгенгесе көндә авылда улы, килене тәрбиясендә яши. Тормышыннан зарланмый. “Хәзер заманалар бик яхшы, ачлык,сугыш афәтләрен яңадан күрмәсәк иде “- дип  тели әби.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International