19 апрель көнне музей хезмәткәре Гөлчәчәк Гыймадиева Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 «А» һәм 8 «Б» сыйныф укучылары өчен «Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне»дип исемләнгән музей дәресе үткәрде. Балалар районыбызның мәдәни-тарихи мирасының истәлекле урыннары, һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау турында кызыксынып тыңладылар. Дәрес «Троицк чиркәве»дигән фильм күрсәтү белән тәмамланды.