Кама Тамагы муниципаль район Башлыгының Җирле үзидарә көне белән котлавы!

2019 елның 20 апреле, шимбә

21 апрель-җирле үзидарә көне

2012 елның июнендә Россия Федерациясе Президенты Указы белән дәүләт бәйрәме - җирле үзидарә көне расланды. Яңа истәлекле көн ел саен 21 апрельдә билгеләп үтелә.

Җирле үзидарә көне - җәмгыять өчен мөһим көн, чөнки җирле үзидарә органнары кешеләргә якынрак бит. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе һәм район халкының хакимияткә мөнәсәбәте нәкъ менә безнең эш сыйфатына бәйле. Җирле үзидарә органнарында эшләү төрле тармакларда киң белем, зур җаваплылык, даими үз-үзен контрольдә тоту һәм түземлек таләп итә.

Бу чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме, чөнки Россиянең һәр гражданинына кагыла. Кеше алдында торган проблемаларның күпчелеге муниципаль дәрәҗәдә хәл ителә. Безнең уртак максат —халык өчен социаль-икътисадый, иҗтимагый иминлек булдыру, ачык диалог форматында мөһим мәсьәләләрне хәл итү.

Бу көнне без шәһәр һәм авыл җирлекләре администрацияләре башлыкларын һәм хезмәткәрләрен, депутатларны гына түгел, гражданлык җәмгыяте вәкилләрен инициативалы һәм битараф булмаган гражданнарны Кама Тамагы районының үсеше өчен җаваплылыкны бүлешеп, җирле әһәмияткә ия проблемаларны хәл итүдән читтә калмаучыларны да котлыйбыз.

Муниципаль берәмлек барлыкка килүнең башында торган һәм аның үсешенә лаеклы өлеш керткән җирле үзидарә органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, һөнәри осталык, эшегездә, максатка ирешүдә ныклык, карарлар кабул итүдә зирәклек, районыбызның зур киләчәге хакына яңа казанышлар телим.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы               Н.А. Вазыйхов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International