2019 елның 21 апрелендә Беляев Анатолий Григорьевичны 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Тимербатыр улы Нотфуллин котладылар.
Анатолий Григорьевичка истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан котлаулар тапшырылды.
Беляев Анатолий Григорьевич 1929 елның 21 апрелендә Варварино авылында крестьян гаиләсендә туа. Балачагы туган авылында үтә, мәктәп, әти-әниләренә ярдәм итү, колхозда эш алып бару. Бөек Ватан сугышы вакытында әтисе фронтка китә, ә Анатолий, тылда калган бөтен кеше кебек, Җиңүне якынайта, колхоз эшләрендә катнаша. Соңрак механизатор, автомеханик була. 1957 елда Алексеевск районыннан шәфкать туташы булып килгән Любовь Степановнага өйләнә. Бергә ике бала – Надежда һәм Сергейны үстерәләр. Кызы һәм аның ире вафат булу сәбәпле, оныкларын тәрбиялиләр, аларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Беляевлар аларның оныкларының берсе – Куликов Алексей Геннадьевич һәм аның гаиләсе белән яшиләр. Уллары Сергей Санкт-Петербургта яши, үзенең кече ватанын онытмый, ата-аналарына даими рәвештә кайтып йөри, ул үзе дә бабай булган инде.