2019 елның 21 апрелендә Ахметзянова Умугульсум Галимзяновнаны 90 яшьлек юбилее белән Кирельское авыл җирлеге башлыгы Фәнис Ярхәмәтдин улы Зиннәтуллин котлады.
Умугульсум Галимзяновнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан котлаулар тапшырылды.
Ахметзянова Умугульсум Галимҗан кызы 1929 елның 21 апрелендә ТАССРның Биектау районы Ямаширмә авылында туа. Гаилә күп балалы була. Умугульсум белән бергә 2 абыйсы һәм 4 сеңлесе була.
Сугыш башланганда Умугульсум Галимҗановнага нибары 12 яшь иде. Ахметзяновларның гаиләсе өчен дә, халык өчен дә бу еллар бик авыр булды. Иң мөһим проблемалар ачлык һәм салкын булды. Гаилә ничек булдыра алганча исән кала. Кыш көне туңган, черек бәрәңге белән тукланган, җәй көне нигездә үсемлекчелек белән тукланган. Икмәк җитми иде, пешергәне дә икмәккә охшаган гына була иде.
7 сыйныфны Ямаширмәдә тәмамлаганнар. Ире Мингазов Хади Низамович белән Украинада танышканнар, анда Умугульсум да эшләгән. 1961 елда, шунда ук, Украинада Луганск өлкәсендә Алтын-1 шәһәрендә уллары Ирек туа. Берничә елдан соң Татарстанга, Кама Тамагы районының Чаллы авылына күчеп кайталар, тагын берничә елдан Кирельскка күчкәннәр.
Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда тәмамлый. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты исеменнән истәлекле значок белән бүләкләнгән.
«Хезмәт ветераны»таныклыгы бар.