“Берлин өчен көрәш” төркемле дәрес

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Патриотик тәрбия чаралары үткәрү кысаларында, социаль хезмәт алучыларның балигъ булмаганнары арасында “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта мәктәбендә “Чишмә” исемле ирекле волонтерлык хәрәкәте волонтерлары белән берлектә балигъ булмаганнар белән “Берлин өчен көрәш” дигән исем астында төркемле дәрес үткәрде.

Германия башкаласы Берлин шәһәрен штурмлау 16 апрельдә төнге сәгать өчтә башлана. Көрәш дүрт көн дәвам итә, шуннан соң шәһәр боҗрага алына. 8 май көнне фашистлар Германиясе берсүзсез сугыш хәрәкәтләрен туктатырга һәм коралсызланырга мәҗбүр була.

Дәреснең максаты: балигъ булмаганнарның Бөек Ватан сугышы турында күзаллавын киңәйтү; өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү; үз-үзеңне корбан итү, каһарманлык, ватанпәрвәрлек кебек әхлакый сыйфатларның асылына төшендәрү; актив тормыш позициясе формалаштыру, балаларны туган

илебез тарихын бозып күрсәтергә теләүчеләргә актив каршылык күрсәтергә өндәү.

Әлеге дәрес барышында педагог Бөек Ватан сугышы башлануы турында балигъ булмаганнарның исенә төшерде, волонтер белән берлектә презентация күрсәтте һәм Германия башкаласы Берлин шәһәренең яулап алынуы турында сөйләде.

Фото һәм мәкалә авторы Гөлназ Хөснетдинов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International