2019 елның 22 апрелендә Казан шәһәрендә «Ел хәйриячесе» исеменә республика конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды.
Әлеге чара кысаларында республиканың күп балалы гаиләләре өчен мәдәни программа әзерләнгән иде: Кремль буенча экскурсия, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бәйрәм концерты һәм бәйрәм төшке ашы. Безнең районнан Виктор Анатольевич һәм Ольга Александровна Сафроновлар, Марат Нурулла улы һәм Альбина Муллагали кызы Гизатуллиннар һәм Раил Солтан улы һәм Резеда Рифат кызы Сәгъдиевлар гаиләләре катнашты.